-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2021, 14:40

Төрмә яшьләр үзәгенә әйләнәчәк

Бәләбәйдә тарихи җирлекләр төзекләндереләчәк.

Төрмә яшьләр үзәгенә әйләнәчәк
Төрмә яшьләр үзәгенә әйләнәчәк
"Без Бәләбәйнең иске өлешендә яшибез. Үзәк районнардагы парклар торышы яхшы, тик иске шәһәрдә дә скверлар, юллар төзекләндерелсен иде. Ләкин тарихи мирасны мотлак сакларга кирәк", - дип язган шәһәрлеләр быел 8 июньдә социаль челтәрләрдә.

Башкортстан ЦУРы мөрәҗәгатьне район хакимиятенә юллаган. Җавап икенче көнне үк килгән. Шәһәрнең иске өлешен төзекләндерү өчен "Иске шәһәр үзәге" проекты уйлап табылган һәм Тарихи җирлекләрдә һәм кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында катнашу өчен җибәргән. Җиңгән очракта, әлеге территорияне төзекләндерү планлаштырыла.

Яхшы ният. Һәм ул уңышлы булды! Бәләбәй проекты Бөтенрусия конкурсында җиңде.

«Төрмә замогы кварталы» - проектның бер өлеше. 1775 елда Бәләбәйдә Бөек Екатерина чорының төрмә замогын төзеп, Пугачев восстаниесе чорында аны төрмә буларак кулланганнар.

Проект кысаларында замок бинасында яшьләр һәм Бәләбәй һөнәрчеләренең иҗади производстволары, креатив эшкуарлар өчен үзәк булдырылачак.

Квартал территориясендә барлыгы 20дән артык мәдәни мирас объекты урнашкан. Яңадан урынны җанлы һәм кызыклы итү өчен проект авторлары кварталның ике тарихи: белем бирү һәм сәүдә функцияләрен активлаштырырга тәкъдим итте.

Исегезгә төшерәбез, Бәләбәйдә «Җырлаучы чишмәләр» паркы (2019 елгы шундый ук конкурста җиңүче) инде төзекләндерелде.

V Бөтенрусия конкурсының приз фонды -10 миллиард сум, аларны 160 проект-җиңүче арасында бүләчәкләр. Шулар арасында - Башкортстанның алты шәһәре. Алар 440 миллион сумга якын акча откан, акча шушы матурлыкны тормышка ашыруга тотынылачак.

Фото: "ЦУР РБ"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: