+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2021, 14:25

Туризмны үстерү максатында

Башкортстанда туризм тармагына ярдәм итү өчен җир законына үзгәрешләр керттеләр.

Туризмны үстерү максатында
Туризмны үстерү максатында
Җир ташламаларыннан файдаланучы исемлеккә кертү өчен юл буе сервисы һәм глэмпинглар буенча инвестпроектлар өчен критерийларны киметергә тәкъдим ителде.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы юристлары тарафыннан эшләнгән закон проекты Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тарафыннан кабул ителде. Хәзер юл буе сервисының инвестпроектын, әгәр ул 15 эш урыны булдыруны күздә тотса, ә глэмпинг (кемпингның бер төре, табигатьтәге кунакханә) булдыру буенча инвестпроектны, ким дигәндә, җиде модуль булганда, зур күләмлеләр рәтенә кертергә мөмкин.

Мондый проектлар җир участокларын торгларсыз арендага алу хокукына ия булачак.

Башкортстан җитәкчелеге туризм һәм хезмәтләр өлкәсендә инвесторларның активлыгы артуына исәп тота һәм, имин инвестицион климат тудырып, аларга ярдәм итә, диделәр Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында.

Фото: tourdom.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: