Анда Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идрисов катнаштылар. Фойеда янгыннан коткару җиһазлары, күрсәтмә әсбаплардан күргәзмә оыштырылган иде.
Ел башыннан республикада 8701 янгын чыккан, аларда 186 кеше, шул исәптән 13 бала, һәлак булган. Кызганычка каршы, корбаннар саны, былтыргы белән чагыштырганда, 28 кешегә күбрәк.
Үлемгә китергән янгыннарның сәбәпләре түбәндәгечә: тәмәке тарткач, сүндерелмәгән төпчек ташлау; электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу; мич якканда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәү.
"Янгыннарга каршы көрәшнең нәтиҗәле чараларының берсе - йортларны янгын хәбәрчесе белән җиһазландыру", - диде Ирек Сәгыйтов. - Алар ярдәмендә республикада биш елда 648 кеше, шул исәптән 249 бала, коткарылган" .
Ул янгын хәбәрчеләрен бүләк итү мөмкинлеге турында да белдерде. "Атайсал" проектында катнашучылар авылдашларына шушы кирәкле җиһазны таратып, бик дөрес эш башкара. Аның сүзләренчә, Өлкәннәр көнендә дә, Республика көнендә дә, туган көннәрдә дә бу бик файдалы бүләк булачак.
Фото: Резеда Галикәева.