Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылында туып-үскән Әлфир Насыйров та шушы проектка кушылырга булган. Ул "Дозор" сак предприятиесе җитәкчесе булып эшли һәм кече ватанына ярдәм итә.
Әлфир Әхсән улы урындагы хакимияткә 180 автоном янгын хәбәрчесе тапшырды. Хәзер бу җиһазлар белән яңакыешкылыларның барысы да тәэмин ителәчәк. Элегрәк республика бюджеты исәбенә бу "хәбәрчеләр" өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга, күпбалалы гаиләләргә урнаштырылды.
Ике гаилә янгын хәбәрчесен бүген үк алган. Аларны янгынга каршы хезмәт инструкторы Фәез Мәсәгутов шунда ук урнаштырып та куйган. Әлеге чаралар янгын белән бәйле фаҗигаләрне булдырмаска ярдәм итәр дип ышанасы килә.