+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2021, 12:30

Ут кабынган, чокыр ямалган

Башкортстан белән идарә итү системасы теркәгәннән соң бер сәгать үтүгә проблема хәл ителгән.

Үткән атнада Башкортстан белән идарә итү үзәге 3301 хәбәр эшкәрткән. Шул исәптән “Инцидент-менеджмент” — 2880не, Кире элемтә платформасы 421не. Элекке атнада — 2329, бер ел элек 1303 мөрәҗәгать буенча тиешле эшләр башкарылган иде.

Икенче атна рәттән иң популяр биш тема арасында төзекләндерү (464) беренче урында тора, үткән атна белән чагыштырганда, 57гә кимрәк. Икенче урында — COVID-19дан вакциналану (448). Юллар темасы өченче урында (423). Торак-коммуналь хуҗалык — дүртенче урында (369). Кыска булмаган тәнәфестән соң социаль яклау янә бишлеккә керде (356).

“Без чокырга килеп төшәчәк яңа таксистны көтәбезме, яки шулай да коммуналь хезмәтләр алдарак эшкә керешәчәкме?” Уфадагы машина йөртүчеләр Коммунистик һәм Цюрупа урамнары чатында яңа чокырга игътибар иткән. Бу аларны сагайткан, һәм бик аңлаешлы сәбәпләр аркасында. Июльдә биредә төнге яңгырдан соң туфрак ишелеп барлыкка килгән чокырга такси килеп төшкән иде.

Башкортстан белән идарә итү үзәге кичекмәстән бу хәбәрне Уфа шәһәре хакимиятенә юллаган. 15 сентябрьгә чокырны ямаганнар.

“Һалле урамы. Күпергә төшү юлы боҗрасында кое капкачы күтәрелеп тора”. “Салават шәһәре. Калинин урамындагы 58нче һәм Салават Юлаев урамындагы 41а йортлар арасында юл бик начар. Машиналар кибет янына килә, юл җимерек”.

Шушыларга охшаш хәбәрләр ЦУР системасына юлланган мөрәҗәгатьләрдә аеруча күп. Ел башыннан “Инцидент-менеджмент” һәм Кире элемтә платформасы аша, юл чокырларына зарланып, 1 218 шикаять килгән.

Мөрәҗәгатьләр буенча Уфа (538), Күмертау (59), Стәрлетамак (51), Нефтекама (43) һәм Иглин (45) алдынгылар исәбендә. 13 сентябрьдә кичке сигездә Коммунистик урамы, 54 адресы буенча торак йортта ут сүнгән. Бу хакта уфалылар социаль челтәрләрдә язган. Тиз арада Башкортстан белән идарә итү үзәге хәбәрне Уфаның Киров районы хакимиятенә тапшырган. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе Минһажев-Чернышевский урамнары чатында электр чыбыгы өзелү булып чыккан. Мөрәҗәгать язылып бер сәгать үтүгә инде фатирларда ут кабынган.

Күрүегезчә, ярдәм сорарга оялмаска кирәк. Исегезгә төшерәбез, ЦУР ул — бөтен республикадан мәгълүмат җыю һәм шикаятьләргә һәм мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү үзәге. Ул теркәгән бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый.

Ут кабынган, чокыр ямалган
Ут кабынган, чокыр ямалган
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: