-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2021, 13:40

Башкортстан тәҗрибә уртаклаша

Башкортстан белән идарә итү үзәге башка төбәкләр белән иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Бу юлы каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча иң яхшы төбәк тәҗрибәләре турында фикер алышуга багышланган киңәшмәдә әлеге өлкәне санлаштыру буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләгәннәр. ЦУРлардан тыш, анда башкарма хакимият органнары, муниципалитетлар һәм төбәк операторлары вәкилләре дә катнашкан.

Республика белән идарә итү үзәге хезмәткәре Ләйсән Хәйретдинова «ТКО-Башкортстан» тармак системасы турында бәян иткән. Аны Санлаштыру һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары берлектә эшләгән.

Исегезгә төшерәбез, контейнер мәйданчыклары санлаштырылган һәм системага кертелгән. Һәрберсенең чүп чыгару графигы бар. "ТКО-Башкортстан" онлайн режимында һәр контейнер мәйданчыгын күрергә мөмкинлек бирә. Ә ЦУРалардан проблемалы мәйданчыклар буенча сигналлар санаулы сәгатьләрдә эшкәртелә. Платформа калдыкларның нигә чыгарылмаганлыгын һәм моның өчен кем җаваплы икәнен аңларга ярдәм итә.

Ел башыннан ЦУР системасы чүп-чар җыю һәм чыгару темасына 3375 мөрәҗәгать теркәгән. Русия буенча ЦУР аша каты көнкүреш калдыклары темасына 84 меңнән артык мөрәҗәгать кергән.

Фото: gorobzor.ru

Башкортстан тәҗрибә уртаклаша
Башкортстан тәҗрибә уртаклаша
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: