-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2021, 14:28

Фаҗига булуын көткән идегезме?!

19 яшьлек егетне ике ирнең үлмендә гаеплиләр.

Фаҗига булуын көткән идегезме?!
Фаҗига булуын көткән идегезме?!

Дәүләт автоинспекциясе 2 октябрь кичендә Бишбүляк авылында "Лада Приора" машинасында ике ир-егетне бәрдергән һәм вакыйга урыныннан качкан машина йөртүченең шәхесен ачыклаган. Ул Бишбүләк районында яшәүче 19 яшьлек А. Ворфоломеев.

Урындагы полиция бүлеге социаль челтәрләрдә егеткә "ориентировка" тарата һәм битараф булмаган кешеләрне хокук сакчыларына аның кайда булуы турында хәбәр итүне сорый. Урындагы халыкның берничә тапкыр авыл хакимиятенә авылда фонарьлар урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итүен билгеләп үтелә.

- Күпләр мәдәният сарае аша эшкә, бакчага, яисә төрле эшәр буенча йөри, ә урамда бер генә фонарь да юк! Бәлки, сез безнең үтенечләргә игътибар итәрсез? - дип язган урында яшәүче хатын.

Исегезгә төшерәбез, ике ир-егет юл буйлап барганда, аларга автомобиль килеп бәрелә. Арытаба автомобиль юл читенә төшеп ауган. Җәяүлеләр урында һәлак булган, ә машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Фото: iuruzan.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: