-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2021, 20:10

Сирена тавышыннан курыкмагыз, бу тикшерү генә!

6 октябрьдә Башкортстан гражданнар оборонасының үзәкләштерелгән хәбәр бирүнең төбәк автоматлаштырылган системасына гомумрусия комплекслы тикшерү үткәреләчәк. Ул республика территориясендәге барлык электр сиреналарын, тавыш көчәйткечләрне, радио һәм «Россия 1», «Россия 24», «Беренче канал», «БСТ», «Спутник ФМ», «Юлдаш», «Ашкадар» телевидение каналлары аша кыска вакытка хәбәр бирүне кабызу юлы белән башкарылачак.

Сирена тавышыннан курыкмагыз, бу тикшерү генә!
Сирена тавышыннан курыкмагыз, бу тикшерү генә!
Халыкка хәбәр итү системаларының әзерлеген комплекслы тикшерү бөтен ил буенча гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында уздырыла.

Тикшерүләр урындагы вакыт буенча 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Башкортстанны 2024 елга кадәр социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында» Башкортстан Башлыгы указы кысаларында модернизацияләнгән хәбәр итү системасы республика муниципаль берәмлекләрендә 100 процент кертелде.

Башкортстанның барлык шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында идарә итүнең 63 муниципаль пункты һәм 2 республика идарә пункты модернизацияләнгән, 464 электр сиренасы, 147 сирена-сөйләм (тавышлы) хәбәр итү ноктасы, 84 хәбәр итү сигналларын кабул иткеч, 39 радиотапшыру тоту, 4 телевизион тапшыру нокталары урнаштырылган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: