-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2021, 13:10

"Туңып үлсәгез иде!"

Яшь хатын әти-әнисен чын газапка салган.

"Туңып үлсәгез иде!"
"Туңып үлсәгез иде!"

Уфа районында өлкән яшьтәге ир белән хатын үз йортында туңа. Эш шунда, бу парның кызы әти-әнисе йортындагы газны сүндергән. Низаг күчемсез милек, участок һәм бизнес аркасында килеп чыккан.

Пенсионерлар Гөлхендан һәм Әгъзам Моратовлар соңгы өч атнада өйдә калын киемнәрен сала алмый. Бүлмәдәге температура тыштагыдан бер-ике градуска гына югарырак. Кызлары әти-әнисеннән ана капиталын алу өчен ярдәм сораганнан соң башлана бу хәл.

Әмма сату-алу килешүендә бер генә бүлмә түгел, ә участок һәм янкорма белән бөтен күчемсез милек күрсәтелгән булган. Кызларына ышанган әти-әни барысын да имзалаган... Хәзер Илзирә Моратова (исеме үзгәртелде) милеккә ия. Ләкин сату-алу килешүе буенча әти-әнисе өчен яшәү хокукы сакланган. Гаиләнең туганнары картларга ярдәм итәргә тырыша.

Илзирәгә Әгъзам Әкрәм улы үз куллары белән төзегән пекарня да күчкән. Хатын-кыз пенсионерларның сәламәтлегенә башка ысуллар белән дә зыян иткән булган.

- Беркөнне мунчада юынганнан соң тәннәребез җәрәхәтләнде. Баксаң, югычка пыяла-мамык салганнар. Мунча һәрвакыт ачык, - ди өлкәннәр.

Пенсионерлар газ хезмәтенә җылылык кертүне сорап мөрәҗәгать иткән, тик оешмада нәкъ менә милекчедән, ягъни Илзирадан гариза кирәклеген әйткәннәр. Хәзер гаиләнең дуслары сату-алу килешүен яңадан карау өчен судка мөрәҗәгать иткән.
- Әлеге килешү каралырга тиеш, дип саныйбыз, эш судта. Эш хәзер апелляция инстанциясе карарын чыгарганчы туктатылган, - ди ул.

Кызы белән ата-ана арасындагы суд дәгъвалары инде бер генә ел дәвам итми. Гаиләнең юридик вәкиле "Куркынычта калдыру" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатуга ирешергә тырыша, әмма, туганнары сүзләре буенча, полиция бу хәл белән шөгыльләнергә әллә ни ашыкмый.

Өлкәннәр көнен әлеге пар телевизор каршында, берничә кат кием киеп, кайнар чәй белән билгеләп үткән. Шул ук вакытта, алдагы көннәрдә һава температурасының түбәнәюе көтелә.

Фото: социаль челтәрдән.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: