+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2021, 14:10

Чиркәүдә яшеренгән...

Ирне хокук сакчылары 6 ел эзләгән.

Чиркәүдә яшеренгән...
Чиркәүдә яшеренгән...

Уфада яшәүче ир 2015 елның маенда Уфадагы Герцен урамында үзенең танышлары белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Шулвакыт ир-егет узып баручы белән конфликтка кергән. Аны куып җитә алмагач, җинаятьче икенче бер кешене очрата һәм аны бик нык кыйный, арытаба качып китә. 33 яшьлек зыян күрүче ир шәһәр дәваханәсенә китерелгән, ләкин шул ук көнне ул вафат булган.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең Уфаның Инорс микрорайонында элек хөкем ителгән кеше булуы ихтималлыгын ачыклаган. Шикләнелүче качкан һәм эзләүгә игълан ителгән. Күптән түгел 39 яшьлек уфалының Түбән Новгород өлкәсендәге монастырь янындагы йортта яшәве ачыкланган. Ир-атны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм Уфага китергәннәр.

Шикләнелүче җинаять кылуда гаебен таныган.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: