+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2021, 11:06

«ФормART» фестивалендә кем җиңәр?

Идел буе федераль округында үтүче "ФормART" стрит-арт фестиваленең иң яхшы эше өчен тавыш бирү башланды.

«ФормART» фестивалендә кем җиңәр?
«ФормART» фестивалендә кем җиңәр?
1 октябрендә Идел буе федераль округы «ФормART» фестивале кысаларында округтагы иң яхшы граффити-эш өчен тавыш бирү башланды. Үз тавышыңны 15 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

Теләге булган һәркем үзенә ошаган эшләргә бушлай 8 (800) 301-50-23 номер буенча тавыш бирә ала. Шул ук вакытта бер кеше бер генә тапкыр тавыш бирә ала. Шулай ук, округның барлык төбәкләрендә дә эксперт жюри конкурсантларның эшен профессиональ яктан аерым бәяләячәк.

Конкурсантларның барлык фото һәм видеоматериаллары http://formartpfo.ru сайтында «финалистлар» дигән бүлектә урнаштырылган.

Башкортстаннан "Киләчәк - йөрәктә" дип аталган эш финалга чыккан.

Үзебезнекеләр өчен тавыш бирик дуслар!

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: