+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2021, 15:45

Җиңәргә иде!

3 октябрь — Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көне.

Алкоголь организмга йогынтысы буенча аз-аз гына кулланганда да наркотикка тиң. Моны табиблар һәм алкоголизмны кичергән, яки якыннарының эчкечелегеннән интеккән кешеләр яхшы белә. Шундый кешеләрнең берсе – XIX гасырда яшәгән америкалы Джон Финч. Ул хроник алкоголикның улы булган һәм балачактан авырган. Джон 15 яшендә эчкечелеккә һәм алкоголизмга каршы иҗтимагый хәрәкәткә кушыла, ә 22 яшендә аны җитәкли. 3 сентябрь — ул үлгән көн һәм дуслары аның истәлегенә җәмәгатьчелек игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү өчен ел саен бу көнне алкогольгә каршы акцияләр үткәрергә карар итә.

Нәрсәләргә китерә?

Спиртлы эчемлекләр куллануга бәйле начар нәтиҗәләрне мондый төркемнәргә бүләргә мөмкин: физик сәламәтлекне югалту: күрү сәләте начарлану, бавыр циррозы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, алкоголь психозы, эпилепсия, онкология – авыруларның тулы булмаган исемлеге; шәхес деградациясе: хәтер начараю, интеллект кимү, эшкә сәләтлелекне югалту, тормыштан ямь тапмау; социаль элемтәләрне югалту: эшне, дусларны югалту, гаиләне җимерү; җинаять кылу: исерек хәлдә кеше урлашуга, талауга, кеше үтерүгә бара ала; алкоголик гаилә әгъзаларының тормышын түзеп булмаслык итә, еш кына аның якыннарына һәм туганнарына психологик ярдәм таләп ителә.

Авыруның сәбәпләре

Каты спиртлы эчемлекләр куллануга төрле сәбәпләр этәрә. Шуларның берсе — бәйлелекнең нәселдән килүе. Гаиләдәге җәнҗаллар яисә эштәге күңелсезлекләр аркасында да еш кына рюмкага үрелә башлыйлар. Тормыштан канәгать булмау, финанс проблемалары, куелган максатлар тормышка ашмау, эмоциональ йөкләнеш психологик разрядка таләп итә, һәм кул шешәгә сузыла. Организм яңадан-яңа дозалар таләп итә һәм кеше акрынлап эчкечелек сазлыгына бата башлый. Кайберәүләр — эш артык күп булу сәбәпле, ә икенчеләре — эшсезлек аркасында, кемнәрдер ихтыяр көче булмаудан эчә. Эчемлекләр элемтәләрне җайга салуга ярдәм итә һәм хәтта илһамландыруга һәм фикерләүне ачыклауга сәбәпче булып тора дип уйлаучы кешеләр дә бар.

Ничек билгелиләр?

Бөтендөнья аеклык һәм эчкечелеккә каршы көрәш көненең төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан тулысынча баш тартуны пропагандалау, балалар һәм яшьләр арасында алкогольгә бәйле­лекне профилактикалау. Шушы максатта аңлату лекцияләре үткәрелә. Яшьләргә алкогольнең мәкерлелеге, эчкечелек аркасында килеп чыккан фаҗигаләр турында сөйлиләр. Ата-аналарны ал­когольгә каршы тәрбия принциплары белән таныштыралар, чөнки балалар, мәҗлесләрдә өлкәннәрнең ничек эчүен күрә һәм еш кына беренче чәркәне әтиләре кулыннан ала. Психологлар, наркологлар, педагоглар белән очрашулар оештырыла, алар бу афәткә ничек каршы торырга өйрәтә. Алкоголизм проблемасын лекцияләр һәм әңгәмәләр белән генә хәл итеп булмый, әлбәттә, дәүләт яклавы кирәк. Ә шулай да бу авыруның җитдилегенә балачактан төшенеп үскән кешенең балигъ булгач шешәгә үрелүе икеле.

Җиңәргә иде!
Җиңәргә иде!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: