-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2021, 10:55

Штаб өйрәнүләре уза

6 октябрьдә Гражданнар оборонасы өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен тормышка ашыру буенча чаралар планы нигезендә «Русия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәлешен оештыру» темасы буенча штаб өйрәнүләре узачак.

Штаб өйрәнүләре уза
Штаб өйрәнүләре уза
Урындагы вакыт буенча 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Башкортостан халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеге торышын комплекслы тикшерү уза. Тикшерү барышында республика территориясендә 3 минутка кадәр барлык электр сигналлары яңгырый, аларны «Россия 1», «Россия 24», «Первый канал», «БСТ», «Спутник ФМ», «Юлдаш», «Ашкадар» каналлары тапшырачак. Тәртип һәм тынычлык саклавыгызны сорыйбыз!

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Бердәм дәүләт системасының Башкортстан территориаль ярдәмче системасы көчләренең һәм чараларының смотрын карау тренировканы үтәү пунктларыннан берсе булачак.

Гражданнар оборонасы, эвакуация һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү, шул исәптән Гадәттән тыш хәл урынын эзләү, радиацион һәм химик контроль оештыру, янгынны сүндерү, авария-коткару эшләрен үткәрү һәм кешеләрне коткару буенча чаралар эшләнәчәк.

Фото: n-vartovsk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: