Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига "Дубрава-Радио" коммерция карамагында булмаган бакчачылык ширкәтендә булган. Һәлакәт урынына килгән янгын сүндерүчеләр агач йортны сүндерә башлаган.
Янгын сүндерү барышында коткаручылар 61 яшьлек ир-атның гәүдәсен тапкан.
Хәзер тикшерү-оператив төркем һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: bash.news сайтыннан.