-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2021, 18:45

Башкортстанда ике кеше батып үлгән

Әле дә су коеналар микәнни?

Башкортстанда ике кеше батып үлгән
Башкортстанда ике кеше батып үлгән

Бүген Башкортстанда «система-112» чакыруларны эшкәртү үзәгенә сулыкларда һәлак булган ир-егетләр турында берьюлы ике мөрәҗәгать килгән: Ярмәкәй районының Тарказы авылында һәм Бакалы районының Яңа Чатай авылында. Батып үлүчеләр белән булган хәлләр ачыклана.

Элегрәк Бакшортстаннның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары 48 яшьлек ир-атны эзләү баруы хакында хәбәр иткән иде. Ул 4 октябрьдә Бөредә Агыйдел елгасында балык тотканда югалган. Яңа Колчыбай авылы янында балыкчы көймәдә суга кергән булган. Кич белән дуслары эзләп караган, әмма тапмаган.
Хәзерге вакытта коткаручылар балыкчыны эзләү белән шөгыльләнә.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: