+6 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2021, 11:51

Өч айлык сабыйны бәрдергән...

Баланың әнисе кая карады икән?

Уфада 5 октябрьдә көндез юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә бала зыян күргән. Башкала Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «УАЗ» автомобиле руле артында 57 яшьлек шофер Маршал Жуков урамындагы йорт ишегалдында артка чиккәндә бала коляскасына бәрелгән.

Юл һәлакәтендә коляска ауган, өч айлык сабый җәрәхәт алган һәм дәваханәгә салынган. Колясканы кечкенә баланың әнисе алып барган булган.

Авария факты буенча административ тикшерү башланган.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: