-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2021, 13:47

Өч сабые ятим калды...

32 яшьлек хатынның әнисе оныклары хокуклары өчен көрәшә.

Өч сабые ятим калды...
Өч сабые ятим калды...

Башкортстанда кыйналган һәм комага киткән хатынның әнисе компенсация алуга ирешә алган.

Исегезгә төшерәбез, 32 яшьлек Айгөл Галәева күпбалалы ана булган һәм Чиләбе өлкәсендә яшәгән. 2019 елның көзендә ул дусты янында Яхино авылында кунак була. Ир исерек килеш хатынны диваннан идәнгә төшерә һәм бик нык итеп кыйный.

Айгөл авыр җәрәхәтләр ала, комага китә. Арытаба аны Аша шәһәре дәваханәсенә озаталар. Анда ул өч айдан соң вафат була.

Үтерүчене 8 ел да 6 айга катгый режимлы колониягә җибәргәннәр.

Суд зыян күрүче вәкиленең дәгъва таләпләрен канәгатьләндергән һәм хөкем ителүчедән 1 миллион сум күләмендә әхлакый зыян компенсациясен аның әнисе файдасына түләргә мәҗбүр иткән.

Һәлак булучының әнисе арытаба агымдагы елда хөкем ителүчедән Айгөл үлгәннән соң ятим калган өч оныгының һәркайсы файдасына тагын 500 мең сум акча ала алган.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: