+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2021, 10:40

“Аек авыл”лар аекмы?

Кызганычка каршы, андый торак пунктларда да “суррогат” сату очраклары теркәлә.

“Аек авыл”лар аекмы?
“Аек авыл”лар аекмы?
Башкортстан җәмәгатьчелеге “Аек авыл” республика конкурсында җиңеп чыккан торак пунктларда алкоголь сатуны чикләү мөмкинлеге турында фикер алыша. Җиңүчеләргә ел саен 2 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр сертификатлар тапшырыла, аларны урындагы халык төзекләндерүгә юнәлтә, моңа хакимиятләр дә үз өлешләрен кертә.

Кызганычка каршы, аек дип танылган авылларда да спиртлы эчемлекләр, шул исәптән “суррогат” сату һәм куллану очраклары теркәлә. Моңа юл куярга ярамый. Алар үз исемнәренә туры килергә һәм, чыннан да, аек булырга тиеш.
Проблеманы закон дәрәҗәсендә хәл итәргә мөмкин. Башкортстанда халык карары буенча конкрет авылда хәмер сатуга тыю кертергә мөмкинлек бирүче закон кабул ителде. Әмма республиканың бер генә торак пунктында да, “Аек авыллар”ны да кертеп, мондый тыю кертелмәгән. 2019 һәм 2020 елларда конкурста җиңгән авылларда яшәүчеләр дә сатуларны чикләү мәсьәләсе турында фикер алыша.
Аерым алганда, җыеннар Зианчура районының — Башкорт Ургинкасы, Хәйбулла районының —Әбүбәкер, Әбҗәлил районының — Таштимер, Күгәрчен районының —Исем, Бөрҗән районының — Брәтәк, Куергазы районының Якут авылларында узды.
Авыл халкы спиртлы эчемлекләр сатуны тыю идеясен, нигездә, хуп­лаган. Кайбер авыллар аларга уйларга һәм карар кабул итәргә вакыт бирүләрен сораган.
Бу идеяне Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты Президиумы әгъзасы, БДМУ профессоры, Русиянең атказанган табибы Сәлия Морзабаева да хуп­лады. Аның сүзләренә караганда, июньдә Бөтендөнья башкортлары корылтае киңәшмәсе алкогольле эчемлекләр әйләнешен җайга салу өлешендә законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган.
“Без җәмәгатьчеләргә республикада “Аек авыл” проектында җиңүче булган торак пунктларда хәмер эчемлекләрен сатуны тыюга ирешергә тәкъдим итәбез. Төбәк законы нигезендә, әгәр авыл халкы җыены карар кабул итсә, мондый мөмкинлек каралган”, – дип хәбәр итте Сәлия Морзабаева.
Җәмәгатьчеләр, “аек” исемен йөртүче авылларда яшәүчеләр сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш, дигән фикердә. Аларга керү юлында авылның “аек” дип танылуын, анда спиртлы эчемлекләр сату һәм куллану тыелуын күрсәтеп, баннер урнаштырырга да тәкъдим итә алар.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: