-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2021, 10:47

Авариядә 3 бала җитди җәрәхәтләр алган...

Аларның хәле ничек?

Авариядә 3 бала җитди җәрәхәтләр алган...
Авариядә 3 бала җитди җәрәхәтләр алган...

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше зыян күргән, шул исәптән 3 бала. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авария Нуриман районында Красная Горка - Сарва трассасында булган. «ВАЗ-2115» автомобиле Вознесенский бистәсе янында юл читенә чыгып очкан. Һәлак булучылар юк, тик 6 кеше, алар арасында ике, тугыз һәм унбер яшьлек өч бала булган. Алар Нуриман дәваханәсенә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән китерелгән. Әлеге вакытта алар табиблар карамагында.

Хәзерге вакытта Башкортстан Тикшерү комитеты хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте факты буенча эш материалларын тапшыруны сорый. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, процессуаль карар кабул итү өчен алга таба тикшерү уздырылачак.

Фото: gorobzor.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: