+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2021, 15:40

“Эчәр өчен туганнар”

Астрологлар хәмер алдында тиз тез чүгә торган йолдызнамә билгеләре исемлеген төзегән.

Әлбәттә, күп нәрсә кешенең тәрбиясеннән, аның әйләнә-тирәсеннән тора. Әмма, халык әйтмешли, “эчәр өчен туган” кешеләр була. Ярый ла яраткан эше яисә гаиләсе аларны үзләрен кулда тотарга мәҗбүр итә алса. Тик мондый кешеләрнең дустанә кичәсе еш кына “банкет дәвамы”на әверелә. Алар тавыш куптара башласа, тагын да начаррак, андыйлар эштә дә, самолетта да, хәтта балалар янында да туктый алмый.

Кәҗәмөгез

Гомумән алганда, Кәҗәмөгезләр бик амбициоз, инициативалы, максатчан. Алар, гадәттә, яхшы карьера эшли. Әмма әле алар аралашучан да һәм дусларын нык ярата, дип хәбәр итә “Бүген” порталы. Шуңа күрә аларга еш очрый торган шау-шулы табыннардан баш тарту кыен. Шул сәбәпле, кайберәүләре әкренләп тайгак юлга баса да...

Балык

Балык вәкилләре югары интуиция, нәфислек, артист булып кыланучанлыгы белән аерылып тора. Әмма аларның йомшак яклары да бар, болар — артык ышанучанлык, кәефсезлек, реаль тормыштан качу теләге. Балыкларны үпкәләтү җиңел һәм бу халәттә алар дуслары янына бармый, ә бер шешә шәраб алып, тәрәзә янына килә дә үз-үзләрендә чокчынырга тотына. Кызганычка каршы, бу гадәткә керергә мөмкин.

Чаян

Чыдам, сүздә һәм эмоцияләрдә тыйнак Чаян иң күп эчкән билгеләр өчлеген йомгаклый. Мондый кеше ничек эчеп исерә ала соң? Ә менә күз алдыгызга китерегез! Чаяннарга үзләрен контрольдә тотудан туктау өчен аз гына эчү дә җитә. Нәтиҗәдә, алар артык күп куллана һәм аннары еллар буе хәл итәргә туры килә торган вакыйгаларга тарый.

“Эчәр өчен туганнар”
“Эчәр өчен туганнар”
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: