-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2021, 17:40

Эко-комплекс төзү тәмамлана

«Шишки» эко-комплексын төзү төгәлләнеп килә.

Эко-комплекс төзү тәмамлана
Эко-комплекс төзү тәмамлана
«Шишки» эко-комплексын төзү төгәлләнеп килә.

Ул Ростуризмнан 3 миллион сумга якын грант алган иде. Башкортстанның Гафури районында, Красноусол бистәсе үзәгендә «Шишки» эко-комплексы - ял яки эшлекле сәяхәтләр вакытында туристларны уңайлы урнаштыру өчен кунак йортлары челтәре төзелеше тәмамланып килә. Бу - 2020 елда субсидияләр бирүгә Туризм буенча федераль агентлык конкурсында җиңүчеләр исемлегенә кергән төбәк проектларының берсе. Туристларны ел әйләнәсендә урнаштыруга исәпләнгән эко-комплекс 2,97 миллион сум күләмендә грант алды, шулай ук эшкуарлар төзелешкә 2 миллион сумнан артык акча кертте.
Төзелеш эшләрен 1 декабрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла. Архитектур корылманың нигезендә - 4-8 кешегә исәпләнгән бөтен сезонга ярашлы модульле конструкцияләр. Шулай ук экокомплекс территориясендә 50 кешегә кадәр чаралар үткәрүгә исәпләнгән конференц-зал, мини-хостел һәм персонал өчен бүлмәләр, заманча мунчалар, сувенир лавкасы, гриль-йорт урнашкан.
Туризм буенча республика дәүләт комитеты Башкортстанда кунакчыллык индустриясен үстерергә теләгән эшкуарлар өчен консультатив ярдәм күрсәтә. Инде хәзер үк билгеле булган ярдәм чаралары исемлеге белән Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга була.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: