+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2021, 16:10

Юлларда видеокамералар уңай нәтиҗә бирә

Башкортстан Республикасында федераль трассалар участокларында юл-транспорт һәлакәтләре саны ике тапкыр диярлек кимегән.

Юлларда видеокамералар уңай нәтиҗә бирә
Юлларда видеокамералар уңай нәтиҗә бирә

Башкортстанның Р-240 федераль трассасы участогында фотовидеофиксация камералары куелган урыннарда авариялар саны үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек кимегән. Мондый мәгълүматларны Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте китерә.

Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны арта. Федераль трассаларда юллар яхшырды һәм машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән тизлекне һәрвакыт үтәми.

Шуңа күрә фотовидеофиксация комплексларын арттыру турындагы карар бердәнбер дөрес юл булды. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров федераль әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юлларында өстәмә 100 берәмлек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фотовидеофиксацияләү комплексы урнаштырырга кушты.

Бүгенге көндә Р-240 - Ырынбур юлында камералар саны 40 берәмлеккә арткан. М-7 «Волга» трассасында яңа 20 камера урнаштырылган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: