+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2021, 14:25

Агыйдел матурлана

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Агыйдел шәһәре үзәген төзекләндерү тәмамлануы турында хәбәр итте.

Агыйдел матурлана
Агыйдел матурлана

Республика җитәкчесе үз аккаунтында язганча, Агыйдел үзәге якты һәм заманча.

"Федераль грант ярдәмендә без «Агыйдел дулкыннары» иҗтимагый киңлеген төзекләндердек. Мондый «яңадан башлап җибәрү»не халык белән бергә әзерләдек, алар белән проект һәм эшләр эшләгәндә килештек.
Нәтиҗәдә, Агыйделнең үзәгендә спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, сәхнә белән амфитеатр, җәяү йөрү зоналары төзелде. Ә шәһәр китапханәсе янында ачык һавада музей барлыкка киләчәк. Сүз уңаенда, игътибар итсәгез, бөтен җирдә үлән үсми - киләсе елга утыртачакбыз.
Шулай итеп, бер-бер артлы без кече шәһәрләребезне һәм тарихи җирлекләребезне үзгәртеп корабыз. Тулы булмаган өч ел эчендә инде 22 проект Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды.
Безнең үсеш институты – афәрин! Моның өчен күп эш башкарды.
Яңа объектлар инде Бөре, Бәләбәй, Ишембай, Яңавыл, Дүртөйле шәһәрләрендә, Николо-Березовка авылында ачылды. Башка шәһәрләрдә һәм авылларда проектлар гамәлгә ашырыла.
Киләсе елда Бәләбәй, Бөре (бу шәһәрләр инде икенче тапкыр төзекләндерү өчен шундый мөмкинлек ала), Күмертау, Межгорье, Стәрлетамак һәм Туймазыда эшләргә керешәчәкбез," - дип яза Радий Хәбиров.

Фото: vk.com

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: