-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2021, 21:05

Ашказаны тулы чәч булган...

11 яшьлек кызның ашказаныннан 3 килограмм чәч алганнар.

Ашказаны тулы чәч булган...
Ашказаны тулы чәч булган...
Грозный шәһәренең 2нче балалар клиник дәваханәсе табиблары 11 яшьлек кызның ашказаныннан 3 килограмм авырлыктагы чәч алган, дип хәбәр итте Чечня Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Табиблар аңлатуынча, пациент ашаганнан соң, эче авыртуына, күңеле болгануга һәм хәлсезлеккә зарланып мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү үткәргәннән соң, баланың ашказаны эчендә җыелып торган әйбер булуы ачыкланган, шуннан трихобезоар диагнозы куелган. Ул шулай ук “Рапунцель синдромы” дип тә атала, бу кызларда ешрак очрый торган авыру. Чәчнең очларын чәйнәү һәм йоту гадәте эмоциональ холык бозылу вакытында барлыкка килә. Чәч ашказанда берничә ел дәвамында җыелырга мөмкин.

“Рапунцель синдромы” үсешенең сәбәбе — яшь кризисы, мәктәптә яки гаиләдәге проблемалар белән бәйле стресс кичерү. Нәтиҗәдә, бала нервыларын тынычландыру өчен чәч, тырнак, ручка яки башка предметны чәйнәвен сизми дә кала.

Ата-аналар үз баласына ярдәм итү өчен беренче чиратта игътибарлы булырга тиеш. Башта баланың бу гадәтенә каты бәрелмәскә, аңа сизгерлек белән карарга тырышырга кирәк. Баланы күзәтергә һәм нинди хәлдә невроз билгеләре күренә башлавын, аны нәрсә борчуын аңлау бик мөһим.

 
Фото: grozny-inform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: