Түбәндәге төрләр буенча финанс ярдәмен рәсмиләштерүгә документларны Аскын һәм Ярмәкәй авылларында Күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) офисларында тапшырырга мөмкин:
- бинаны, аларның өлешләрен яки җир участогын арендалау һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының бер өлешен каплау;
- инженерлык инфраструктурасын тоташтыруга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау;
- Русия лизинг оешмалары белән төзелгән лизинг килешүе буенча беренчел кертемне һәм лизинг түләү чыгымнарының бер өлешен каплау;
- Русия кредит оешмасында инвестиция максатларына төзелгән кредит килешүе буенча процент ставкасын түләү буенча чыгымнар өлешен каплау;
- җиһазлар сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау;
- продукция җитештерү өчен кирәкле чимал, чыгым материаллары сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау.
- КФҮ кирәкле документлар пакеты буенча консультация бирә һәм субсидияләүгә гаризалар кабул итә. Түләүләрне билгеләү турындагы карарны турыдан-туры муниципаль районы хакимияте кабул итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төрле максатлар өчен документлар пакеты аерылып тора, аның белән КФҮ сайтында, контакт-үзәк телефоны аша яки якындагы офиска шәхси мөрәҗәгать иткәндә танышырга мөмкин, - диде Башкортостанның Күпфункцияле үзәге директоры Наталья Куприянова.
Аскын һәм Ярмәкәй авылларында КФҮ бүлекчәләрендә гаризалар кабул итү 8 октябрьдән башлана һәм 2021 елның 6 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru