+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2021, 15:40

"Коры закон" гамәлдән чыгарыла?

Яңа елда алкоголь сатуны чикләүләр бетереләчәкме?

Башкортстан парламентының профильле комитеты Яңа ел каникуллары көннәрендә «коры закон»ны гамәлдән чыгару турындагы тәкъдимне хуплады.

Сүз ике ел элек кертелгән 3 гыйнварда спиртлы эчемлекләр сатуны тыю һәм 4 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр аны сатуны вакытлыча чикләү турында бара. Дәүләт Җыелышы-Корылтай вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәммәтов сүзләренә караганда, чара шактый файдалы булган: төбәктә «бәхетсезлек очракларының, җинаятьләрнең һәм җәмәгать тәртибен бозу очракларының сизелерлек кимүе» күзәтелгән, шулай ук алкоголь белән агуланулар саны кимегән».

«Коры закон»ның барлык социаль өстенлекләренә карамастан, Башкортстан парламенты кертелгән чикләүләрне яңадан карарга ниятли.

- Безнең депутатлар адресына билгеле бер көннәрдә хәмер сатып алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, уңайсызлыклар кичерә торган гражданнардан күп тапкырлар мөрәҗәгатьләр килде. Моннан тыш, тыю сәүдә предприятиеләренә зур зыян китерә. Шул ук вакытта сүз нәкъ менә сыйфатлы легаль хәмер белән сәүдә итүче намуслы сатучылар турында бара,- диде депутат. Парламентарий фикеренчә, алкоголь сатуны чикләү практикасы үзенең нәтиҗәлелеген "бетергән".

Шул ук вакытта заманча законнар максималь сыгылмалы булырга һәм социаль һәм икътисади вәзгыять чынбарлыгына реакция белдерергә тиеш.

- Шуңа күрә без аны хәзерге вакытта эшләр торышы нигезендә үзгәртәбез. Әмма бу безгә киләчәктә дә Яңа ел каникулларында алкоголь сатуны тыюга әйләнеп кайтырга комачауламый, – дип тәмамлады сүзен Ишмөхәммәтов.

Депутатлар якындагы утырышта алкоголь сатуны тыюны гамәлдән чыгару турында закон проектын караячак.

 

Фото: nodli.ru

"Коры закон" гамәлдән чыгарыла?
"Коры закон" гамәлдән чыгарыла?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: