-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2021, 15:25

Транспортта — фәкать битлектә!

Башкортстанда җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча рейдлар саны артты.  

Транспортта — фәкать битлектә!
Транспортта — фәкать битлектә!

Җәмәгать транспортында битлек режимын һичшиксез үтәүне тәэмин итәргә - Башкортстан Республикасы Башлыгы тарафыннан профильле министрлыкка шундый йөкләмә бирелде.
Бүген Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Уфа шәһәре хакимиятенең Транспорт һәм элемтә идарәсе һәм республиканың ЮХХДИ хезмәткәрләре, коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, югары әзерлек режимын кертү турында Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы таләпләрен үтәүне тикшерү буенча рейд үткәрде.
Октябрь проспектында берничә дистә автобус, троллейбус һәм маршрут таксилары тикшерү узды.
Рейдның максаты хокук бозучыларны штрафка тарттыру түгел, ә кисәтү чаралары турында искәртү иде. Рейд вакытында барлык пассажирларга башта нинди дә булса чаралар кулланмыйча, битлек кияргә куштылар. Шунысы гаҗәп, битлекләрнең кешеләрнең кесәләрендә, сумкаларында булуы ачыкланды.
- Пассажирларның күбесенең шәхси саклану чаралары бар, әмма алардан файдаланмыйлар. Җәмәгать транспорты кешеләр күпләп җыела торган урыннарга карый, анда инфекцияләр белән зарарлану куркынычы аеруча зур. Шуңа күрә халыкны җәмәгать транспортында саклау чараларыннан актив файдаланырга чакырабыз, - ди Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт өлкәсен контрольдә тоту секторы мөдире Максим Имаев.
Октябрь башыннан Башкортстанда эпидемиологик хәлнең начараюы күзәтелә. Шуңа күрә җәмәгать транспортында битлек режимын бозучыларга карата чаралар да катгыйланачак.
“Штраф санкцияләре кулланылачак һәм таләпләрне бозучыларга карата беркетмәләр төзеләчәк", – дип ассызыклады Максим Имаев.
Битлек режимын бозучыларга, шофер яки пассажир булса, беренче тапкыр кагыйдә бозган өчен - 1-3 мең сум һәм кабатланган өчен 15-30 мең сум штраф яный.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 18 мартыннан Башкортстан Республикасында барлык төр җәмәгать транспортында йөргәндә мәҗбүри битлек режимы гамәлдә.
2020 елның 20 апреленнән 2021 елның 8 октябренә кадәр барлыгы 295 тикшерү уздырылган, шуларның 104е — юл комплексы һәм 191е - транспорт комплексы объекты.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган тәртип бозулар турында 147 административ беркетмә төзелгән.
Профилактик рейд чаралары дәвам итәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: