+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2021, 15:51

Башкортстанда «Минем республика» социаль-экология акциясе узды

9 октябрьдә Башкортстанда студентлар отрядлары Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белән берлектә оештырган "Минем республика" республика экологик акциясенең көзге этабы булып узды.

Башкортстанда «Минем республика» социаль-экология акциясе узды
Башкортстанда «Минем республика» социаль-экология акциясе узды

- Шунысы игътибарга лаек, «Минем республика» акциясе чаралары кысаларында инде икенче ел рәттән студентлар отрядлары Уфа, Бөре, Туймазы шәһәрләрендә һәм Мәсәгуть авылында өмәләр үткәрә. Моның матур традициягә әверелүе куандыра. Безнең төп көч - республиканы чистарак итү, шулай ук яшьләрнең тирә-як мохит торышы өчен җаваплылыгын арттыру теләге, - дип белдерде Башкортстан Республикасы Студентлар отрядлары командиры Юлия Назарова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу көздә акция 18 сентябрьдә Бөтендөнья чисталык көнендә узды, аның кысаларында Уфа шәһәренең студентлар отрядлары 4 бала тудыру йорты янындагы урман-парк зонасы территориясен чистартты.

Чара кысаларында көзге фотосетлар һәм мавыктыргыч флешмоблар, экологик темага мини-викториналар үткәрелде, анда иң актив катнашучы бүләккә акциянең фирма логотибы төшерелгән кофта алды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: