+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2021, 17:16

Уфада Бөтенрусия йөрү көнен билгеләп үттеләр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Бөтенрусия йөрү көненә багышланган чараларда катнашты.

Уфада Бөтенрусия йөрү көнен билгеләп үттеләр
Уфада Бөтенрусия йөрү көнен билгеләп үттеләр

Агымдагы елда Русия Олимпия комитеты карары буенча Уфа бу чарага үзәк мәйдан итеп сайлана.

Катнашучылар Уфаның «Торатау» конгресс–холлы янындагы мәйданчыкта старт алды. 2022 метр озынлыктагы дистанция маршруты Агыйдел яры буйлап уза, бу 2022 елда Пекиндагы кышкы Олимпия уеннарында Русия җыелма командасына ярдәмне символлаштыра.

Юл буена активлыкның дүрт ноктасы эшли: чирлидинг, «Держава» барабанчылар төркеме, гитара һәм саксофонда ялгыз чыгыш ясау, анда һәркем үз көчләрен һәм осталыкларын сынап карый алачак. Бөтенрусия йөрү көнендә катнашучылар өчен фехтование буенча Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина һәм фитнес–тренерлар киңкүләм зарядка уздыра.

Финиш Дуслык монументы янында оештырылган, анда һәр катнашучы шоколадтан медаль, диплом һәм яхшы кәеф ала.

Башкортстан Башлыгы барлык катнашучыларны Бөтенрусия йөрү көне белән котлады һәм Уфаның чираттагы тапкыр Бөтенрусия масштабындагы якты спорт вакыйгасының үзәгенә әйләнүен билгеләп үтте.

- Дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков җитәкчелегендәге бөек спортчыларның безгә килүе икеләтә шатлыклы. Башкортстанда без спортны яратабыз, аны үстерүгә зур игътибар бирәбез. Республика җитәкчесе буларак, минем өчен бу ниндидер милли идея. Балаларыбыз, өлкәннәр спорт белән шөгыльләнә алсын өчен без барлык шартларны да тудырабыз. Бүген мин бу чарада катнашканнарга, сәламәтлегегезне кайгыртучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Барыгызга да зур җиңүләр, - диде Радий Хәбиров.

Чара "Роспотребнадзор" рекомендацияләрен катгый үтәү шартларында үткәрелә.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: