Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә телеграмма юллаган:
"Башкортстанда яшәгән якташларыбызның да гомерен өзгән фаҗига турындагы хәбәр шаккатырды. Ул безнең йөрәкләрдә кайгылы хис-тойгылар уятты.
Һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына түземлек, батырлык һәм рухи көч телим. Аларга безнең теләктәшлек сүзләрен җиткерүегезне сорыйм.
Зыян күргәннәрнең тиз арада сәламәтләнүен телим".
Фото: glavarb.ru