+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2021, 20:20

Республика көне алдыннан - бүләкләү тантанасы

Республика көне алдыннан Авыргазы районы хакимиятендә төрле өлкәләрдә эшләп, югары уңышларга ирешүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды.

Республика көне алдыннан - бүләкләү тантанасы
Республика көне алдыннан - бүләкләү тантанасы
Җыелучыларга бәйрәм теләкләрен Авыргазы районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Арслан Шәһәретдинов җиткерде.
- Шундый истәлекле көндә намуслы хезмәте белән районны данлаган шәхесләргә лаеклы бүләкләрен тапшыру аеруча куанычлы. Киләчәктә дә туган районыбыз, сөекле Башкортстаныбызның ышанычлы үсеше хакына изге башлангычларыгызда уңышлар, билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Арслан Нәзир улы.
Шулай, бу көнне “Башкорт һәм урыс телләре укытучылары” конкурсында җиңүгә ирешкән Талбазы лицееның урыс теле укытучысы Русалина Шәмсунова Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең акчалата бүләгенә лаек булды. Шул ук уку йортының биология укытучысы Фәнүзә Бәхтегәрәевага педагогик эшчәнлектә казанышларга ирешкән иң яхшы укытучыларга премияләр тапшыру конкурсы җиңүчесе дипломы тапшырылды. Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантка Чуваш-Карамалы мәктәбе укытучысы Надежда Умова лаек булды.
Шулай ук район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары белән бер төркем тренерлар һәм спорт өлкәсендә югары уңышларга ирешүчеләр бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасы коронавирус инфекциясенә юл куймас өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлеп узды.

Фото: Авыргазы районы хакимияте.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: