+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2021, 16:35

Татарстанда авария кичергән самолетта Башкортстаннан дүрт парашютчы булган

Минзәлә янында килеп төшкән җиңел моторлы самолетта Башкортстаннан дүрт парашютчы булган. Аларның икесе исән калды. Бу - Дмитрий Дербышев һәм Вадим Фәхретдинов.

Татарстанда авария кичергән самолетта Башкортстаннан дүрт парашютчы булган
Татарстанда авария кичергән самолетта Башкортстаннан дүрт парашютчы булган

"Проблема двигательдә иде. Самолет тиешле биеклеккә күтәрелә алмады. Пилотлар инструкция буенча эшләде", - дип сөйләде Дмитрий Дербышев.
Хәзер Дмитрий рентгенда. Көчле авырту тоймадым, ди.

Кызганычка каршы, һәлак булучылар исемлегендә Павел Музыкченко һәм Динар Дәүләтгәрәев бар. Барлыгы 15 спортчы һәлак булды.
Минзәлә янындагы "L-410" самолеты бортында булган пилотлар һәм парашютчылар исемнәре язылган утырту кәгазенә ярашлы рәвештә, парашютчылар бер спорт сикереше ясарга тиеш булалар, дип хәбәр итә «Татар-информ» басмасы.

Алар арасында Дмитрий Дербышев, Владимир Зеленин, Ольга Миңнебаева, Вячеслав Пискунов, Павел Музыкченко, Денис Яковлев, Динар Дәүләтгәрәев, Вадим Фәхретдинов, Равил Шәрәфетдинов, Андрей Тимофеев, Александр Еремин бар.
Сигез кеше — Виктория Соловьева, Денис Прохоров, Сергей Кузенко, Ксения Сәмигуллина, Олег Дублицкий, Илнар Гайфуллин, Игорь Алексеев, Александр Цывинский инструкторлар белән тандемда сикерергә, тагын берсе — Дмитрий Филинов һава видео һәм фотога төшерергә тиеш иде.

Шулай ук бортта экипажның ике әгъзасы: һава судносы капитаны Михаил Беляев, 60 яшь, пилот Александр Зыков, 61 яшь.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: