+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2021, 10:47

Башкортстанга "әбиләр чуагы" килә

Бүгеннән алып Башкортстанда көзге коры һәм җылы һава торышы көтелә.

Башкортстанга "әбиләр чуагы" килә
Башкортстанга "әбиләр чуагы" килә

Киләсе атнада республиканың үзәк районнарында көндез һава 12-14 градуска кадәр җылыначак, төнлә +3, +7 градуска кадәр җитәчәк. Җил, нигездә, секундына 3-8 метр тизлектә. Явым-төшем көтелми.

Русиянең төньягында, Европа территориясендә - сентябрьнең беренче яртысында, урта полосада — октябрьнең беренче яртысында, көньякта октябрь-ноябрь айларында "әбиләр чуагы" килә. Бу хакта синоптиклар белдерә.

Башкортстанда 18 октябрьдән һава торышы үзгәрәчәк. Көндез Уфада 7, 9 градуска кадәр салкынайтачак, күкне болытлар каплаячак. Тәүлегенә 1-3 миллиметр яңгырлар явуы көтелә, туңдырачак.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: