"Хөрмәтле Архангель районы халкы, якташлар! Сезне ихлас күңелдән Республика көне белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәм күпмилләтле Башкортстан халкының дуслыгын, берлеген, бердәмлеген гәүдәләндерә, туган якка сөюебезне чагылдыра. Мәдәният, гаилә институты, патриотизм, өлкән буынга хөрмәт – шушы төп кыйммәтләрнең кадерен белеп яшәвебез мөһим. Алар безгә иртәгәсе көнгә зур ышаныч белән карарга булышлык итә. Горурланырлык уңышларыбыз да, яулыйсы үрләребез дә бар. Бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп тормыш иткәндә, киң колачлы проектларны тормышка ашыра һәм югары нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы - төрле милләт халыкларының аңлашып яшәвендә. Безнең район үрнәгендә дә бу ачык күренә.
Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш, сөекле Башкортстаныбыз хакына эшләрегездә уңышлар телим".
Фото: Архангель районы хакимияте.