+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2021, 17:15

Салават варислары сынатмас!

Башкаланың Конгресс-холлында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте.

Салават варислары сынатмас!
Салават варислары сынатмас!
Тантаналы җыелышка республиканың шәрәфле шәхесләре, хезмәт алдынгылары, хөрмәтле ветераннар җыелган иде.

— Нәкъ шул истәлекле датадан — 1990 елның 11 октябреннән туган Башкортстаныбызның өр-яңа тарихы башланды, аның белән без барыбыз да горурланабыз, республикабыз бөек Русиянең иң көчле, алдынгы төбәкләренең берсе булсын өчен тырышабыз. Бүген һәр башкортстанлының кулын кысып, туган республикага булган мәхәббәте, намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерәм, — диде төбәк Башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда хезмәт сөючән, көчле холыклы кешеләр яши.

"Халкыбызга карата ихтирамны мин, мәсәлән, күптән түгел Казахстанга сәфәребез вакытында күрдем, анда безнең республика белән дус булулары белән горурланалар һәм бергә күләмле проектлар булдырырга телиләр. Бүген казах дусларыбыз безнең белән. Безгә килгән һәркем табигатебез һәм сәнәгать гигантлары белән генә түгел, ә барыннан да элек, сезнең фидакарь хезмәтегез һәм туган ягыбызны ярата белүегез белән соклана. Мин моны Фольклориадада, Спорт көрәше буенча дөнья беренчелегендә, "Ворлдскиллс" милли чемпионатында күрдем. Без сезнең белән катлаулы шартларда үз өстебезгә җаваплылык алдык һәм бу күләмле форумнарны лаеклы уздырдык. Яңа дуслар таптык, республикабызның абруен тагын да ныгыттык”, — диде Радий Хәбиров.

Үз чыгышында ул табибларга профессиональлек, батырлык һәм кешелеклелек өчен тагын бер кат рәхмәт белдерде. “Моңа кадәр беркайчан да күпләрнең язмышы һәм гомере азсанлы кешеләрнең осталыгына һәм ныклыгына бәйле булмаган. Коронавируска каршы көрәштә көч һәм сабырлык сезгә, кадерле табиблар!" — диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы белдерүенчә, бүген безгә аның дусты һәм патриот, ДХР башлыгы Денис Пушилин Донбасс халкының йөрәк җылысын алып килгән. Ул аңа ата-бабаларыбыз һәм аеруча легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Г ерое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка ихлас мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

Чарада бер төркем хезмәт алдынгысы дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Фото:bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: