Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак аэропортка Адлер юлыннан барганда, каршы як полоса чыгып, башка автомобильгә бәрелгән. "112" басмасы белдерүенчә, Собчак җитди зыян күрмәгән, әмма башка машинадагы ике кеше һәлак булган. "Йолдыз"ны алып барган шофер бик ашыгуын белдергән.
Басма мәгълүматларына караганда, Ксения "Mercedes S 500" машинасында "Volkswagen"га килеп бәрелгән. Арытаба "Volkswagen" машинасы микроавтобуска бәрелгән.
Кызганычка каршы, соңрак "Интерфакс" басмасы һәлакәттә ике кеше үлүе турында хәбәр итә. Авариядән соң Собчак таксида аэропортка киткән, диләр.
Фото: gazeta.ru