-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2021, 09:35

Берәрсе ут төрткәнме?..

Мәчетле районында үлем белән тәмамланган коточкыч янгын булган.

Берәрсе ут төрткәнме?..
Берәрсе ут төрткәнме?..

Бүген иртән Башкортстанның Мәчетле районында үлем белән тәмамланган янгын булган. Олы-Устьикин авылында Юбилей урамында торак йорт янган. Урынга килгән коткаручылар бер квадрат метр мәйданда идәндә янгын чыганагын тапкан.

Янгын сүндерүчеләр утны 44 минут эчендә сүндерә алган. Өемнәрне сүткәннән соң ир-атның гәүдәсе табылган. Ул 48 яшьлек урындагы кеше булып чыккан.

Әлеге вакытта янгынның сәбәбен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклый.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: