+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2021, 16:18

Гөмбә белән агуланган...

Ир-егет үзен дә гаиләсен дә харап итә язган.

Гөмбә белән агуланган...
Гөмбә белән агуланган...

Бу коткочкыч хәл Хәйбулла районында булган. Кичә кич ир-егет урманнан гөмбә җыеп кайткан булган. Хатыны аны бәрәңге белән бергә кичке ашка пешергән.

Беренчедән, гаиләнең юкка чыгуын мәктәп укытучылары сизеп калган. Чөнки ике бала мәктәпкә укырга бармаган. Арытаба күршесе гаилә башлыгы янына ярдәм сорап кергән булган. Әмма өйдә аңын югалткан кешеләрне генә тапкан. Ул шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Әлеге вакытта гаилә тулысынча дәваханәдә. Аларның сәламәтлегенә бернәрсә дә янамый. Табиблар белдерүенчә, ашыгыч ярдәмнең тиз арада ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә җитди авылыклар барлыкка килмәгән.

Табиблар кешеләргә гөмбә җыю, ашау белән сак булырга чакыра. Таныш булмаган гөмбәләрне җыймау, ашамау сорала.

Фото: pixabai.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: