-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2021, 09:48

Ике бала әнисе бит әле ул...

23 яшьлек хатынны хөкем иттеләр.

Ике бала әнисе бит әле ул...
Ике бала әнисе бит әле ул...

Учалы районында гаҗәп хәл булган. Урындагы судта биредә яшәүче яшь хатын эше каралган. 23 яшьлек ике бала әнисе, билгесез сәбәпләр аркасында, бер кешенең битенә суккан, ә аннары зыян күрүчедән көч куллану куркынычы астында 60 мең сум таләп иткән.

Тиздән бу хәл турында хокук сакчыларына билгеле булган. Нәтиҗәдә, хатынны тоткарлыйлар, ә бераздан судка китерәләр. Барлык дәлилләргә карамастан, ул үз гаебен танымаган.

Элегрәк яшь хатын-кыз биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә хөкем ителгән булган инде, ләкин балалары кечкенә булу сәбәпле, җәзаны үтәүне кичектергәннәр. Бу юлы аңа җәзаны тулысынча үтәргә туры киләчәк. Җинаятьләр җыелмасы буенча, хатынны 5,5 елга төрмәгә хөкем иттеләр.

Фото: miass.gov74.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: