Исерек килеш автомашина руле артына утыру, шулай ук самолет, поезд, көймә белән идарә итүне дә тыюга һәм корал белән эш итү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм итүгә китерергә мөмкин.
"КоммерсантЪ" ачыклаганча, Русия Хөкүмәте исерек шоферлар өчен җәзаны катгыйландырырга әзерләнә. Вице-премьер Марат Хөснуллин ведомстволарга исерек килеш машина йөртүче һәм рецидивист-тәртип бозучыларны гомерлеккә бу хокуктан мәхрүм итү һәм җинаять җаваплылыгын тагы да кырыслату буенча «тәкъдимнәр» әзерләргә кушты.
Моннан тыш, исерек килеш автомобиль руле артына утырган өчен граждан машина йөртү таныклыгыннан гына түгел, ә поезд, самолет, яхта белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителәчәк. Бу өлкәдә законнарны өч ай элек кенә катгыйландырганнар, әмма, "Ъ" ачыклык керткәнчә, исерекләр катнашлыгында булган юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны, кирәк булганга караганда, акрынрак кими.
Автор фотосы.