Әлеге факт буенча оператив чаралар күрелде, хокук саклаучылар берничә сәгать дәвамында колумбайн-ролик таратучының шәхесен һәм урынын ачыклый алдылар. Ул 2009 елда туган, балигъ булмаган Уфа кешесе булып чыкты. Хәзер мәктәп укучысы һәм аның ата-аналары белән хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм психологлар эшли, аларны җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.
Хәзерге вакытта үсмер авторның аккаунты, шулай ук видеоролик үзе социаль челтәрләрдә блокировкаланган һәм аны карарга мөмкин түгел.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында укучыларның ата-аналарына паника тудырмау һәм үз балаларының иминлеге өчен тыныч булу үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Ведомствода хәбәр ителгәнчә, хәл контрольдә. Шуңа бәйле рәвештә, Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналарны игътибарлырак булырга һәм күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен интернетта балаларының ни белән шөгыльләнүен катгый контрольдә тотарга өнди.
Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, мондый контент авторлары һәм таратучылары өчен социаль челтәрләрдә катгый җаваплылык, хәтта җинаять җәзасы һәм иректән мәхрүм итү каралган.
Фото: ryazpressa.ru