-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2021, 15:59

Тәмугка керткән мәхәббәт

Яратудан акылыннан шашканмы? Әллә...

Тәмугка керткән мәхәббәт
Тәмугка керткән мәхәббәт

Таҗикстан гражданы Учалы районындагы шәхси йорт ихатасында сөйгәнен чәнчеп үтергән.

Ирнең хатынны бик нык көнләгәне билгеле. Чираттагы гауга вакытында ул өйгә йөгереп керә дә, аш-су бүлмәсеннән пычак алып, кимендә сигез тапкыр хатын-кызга кадый. Бәхетсез хатын дәваханәгә барганда үлгән. Үтерүчене шунда ук тоткарлыйлар.

Судта ул үз гаебен тулысынча таныган, тик арытаба үз сүзләреннән баш тарткан. Нәтиҗәдә, ул үтерүдә гаепле дип танылган һәм 9 ел да 4 айга катгый режимлы колониягә хөкем ителгән.

Фото: zen.yandex.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: