+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2021, 19:35

Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арта

Октябрьнең беренче декадасында Башкортстан халкының мәшгульлек үзәкләрендә узган Бердәм профдиагностика көнендә диагностиканы 1 меңнән артык кеше узган.  

Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арта
Яңа һөнәр үзләштерүчеләр арта

2021 елның 1 гыйнварыннан 7 октябренә кадәр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре белгечләре төбәктә яшәүче 110,3 мең кешегә һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәткән.
2020 елның шул ук чорында һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтүдән 56,2 мең кеше файдаланган.
- Бердәм профдиагностика көнендә мәшгульлек үзәкләренә иң актив килүчеләр Урал, Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә яшәүчеләр булды, - ди республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының эшсезләргә һөнәри белем бирү һәм психологик ярдәм бүлеге башлыгы Илшат Солтангуҗин. - Һөнәри юнәлеш һәм карьера траекториясен сайлау мәсьәләсе барыннан да бигрәк 14-29 яшьләрдәгеләрне борчый – профдиагностика сорап мөрәҗәгать иткән структурада алар ел башыннан 38,2 мең кешене тәшкил итә.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53007

Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53007

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: