Балигъ булмаган ике бала Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан ял комплексында хлор белән агуланган. “Mash Batash” телеграмм-каналы мәгълүматлары буенча, балалар әти-әниләре белән бергә ял иткән. Өлкәннәр шунда ук кискен һәм тәмсез ис сизгән. Бу ис кешеләрнең күзләренә кергән, кайберәүләрдә ютәл башланган, бер бала бассейнда косып ук җибәргән.
Андагы бер әнинең сүзләренә караганда, комплекс хакимияте хлор концентрациясе нормада булуы һәм борчылырга урын юк, дип ышандырган. Әмма ул өенә кайткач, кызының кан белән косуы турында әйтә. Баланы агулану диагнозы белән дәваханәләргә салганнар. Кызның әнисе исә полициягә гариза язган.
Республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә ачыклап узуларынча, Уфадан 9 яшьлек кызның агулануы турында гариза, чыннан да, килгән.
Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, кызны өенә кайтарып җибәргәннәр. Хәзерге вакытта полиция тарафыннан тикшерү үткәрелә.
“Әлеге вакытта тикшерүчеләргә бу хәлнең барлык шартларын билгеләргә, комплекс хезмәткәрләреннән сорашырга, күрсәтелә торган хезмәтләрнең закон тарафыннан куелган таләпләргә һәм нормаларга туры килүен тикшерү максатыннан кирәкле эксперт тикшеренүләрен билгеләргә кирәк булачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк”, — дип хәбәр итәләр төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Фото: bashinform.ru