+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2021, 15:20

Вакцина ясатучыларга - 10 мең!

Кайбер төбәкләрдә пенсионерлар өчен дәртләндерү чаралары кертелгән.

Вакцина ясатучыларга - 10 мең!
Вакцина ясатучыларга - 10 мең!
Әйтик, Мәскәү пенсионерлары 10 мең сум акча алачак. Башкала хакимияте аны коронавируска каршы вакцина ясаган өчен компенсация дип атады. Әлеге карарны Мәскәү мэры имзалаган.

— Мәскәү Хөкүмәте Covid-19дан вакциналауга өстәмә дәртләндерү программасында катнашучы өлкән яшьтәге гражданнарга компенсация түләүләрен билгеләде. 12 октябрьдән башлап бүләк җыелмалары урынына теләүчеләр 10 мең сум күләмендә компенсация ала алачак, - диелә башкала мэрының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Июнь аеннан башлап, беренче компонент белән вакциналанган 65 яшьтән өлкәнрәк мәскәүлеләр медицина җайланмалары һәм приборлары кергән «Сәламәтлек турында кайгыртучанлык белән» бүләк җыелмасы алдылар. Мәскәүнең 240 меңнән артык пенсионеры бүләкләр алган инде.

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: