-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2021, 16:50

“Яшьләргә үрнәк булып торыйк!”

Бүгенге тормышыбыз гадәти, күнегелгән тормыштан аерылмасын өчен, өлкән яшьтәгеләргә кеше арасында булу өчен юл бер генә – вакцина ясату.

“Яшьләргә үрнәк булып торыйк!”
“Яшьләргә үрнәк булып торыйк!”

Дөньяда икенче ел хакимлек иткән пандемияне җиңеп, тизрәк элекке яшәү рәвешенә кайтасы килә. Элек безнең ветераннар советы бик актив эшли иде. Әледән-әле йөзү, ату, волейбол, шахмат һәм башка бик күп спорт төрләре буенча ярышлар үткәрдек. Җыелышып очрашу, хәл белешү, аралашу гына да ни тора иде! Балалар таралышып беткәч, өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый очашулар бик кирәк.

Үткәрәсе чараларыбыз, эшлисе эшләребез дә бик күп иде. Планнарыбызны янә пандемия бозды: кызганычка каршы, чир күбәеп китү аркасында янә чикләүләр кертелде. Хәзер 65 яшьтән өлкәннәргә төрле чараларга йөрергә ярамый. Өлкән буын янә өйләрдә бикләнергә мәҗбүр.

Тормыш дәвам итә. Ул безнең гадәти, күнегелгән тормыштан аерылмасын өчен безгә кеше арасында булырга, төрле чараларда катнашырга кирәк. Моның бер генә юлы бар – вакцина ясату. Ковидка каршы прививка ясатсак, без бу чирне җиңеп чыга алыр идек. Кешеләр бик авыр чирли, үлем очраклары да бик күп. Шуңа да өлкән яшьтәгеләргә вакцина ясатыйк, дип мөрәҗәгать итәсем килә. Без бит һәрвакыт бар яклап та яшьләргә үрнәк булып тордык, бу юлы да сынатмыйк, өлкәннәр!

Ольга СТЕПКАНА,

Краснокама районы Ветераннар советы рәисе.

 

Фото Ветераннар советы архивыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: