+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 19:10

Бөрҗән районының социаль объектлары модернизацияләнә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөрҗән районына эш сәфәре вакытында Иске Собхангол авылының социаль объектларында булды.  

Башлангыч мәктәп – балалар бакчасының бер катлы агач бинасы район үзәгендә 1985 елда төзелгән. Аны эшләнгән проекттан башка гына торгызганнар. Мәгариф учреждениеләре биналарына карата заманча таләпләргә ул җавап бирми, шуңа күрә күзәтчелек органнарында ел саен сораулар туа. Шулай итеп, бинада җылыту системаларының тузганлыгы аркасында оптималь температура режимын саклый алмыйлар.
Башлангыч мәктәптә барлыгы 17 бала укый, балалар бакчасында 49 бала тәрбияләнә. 20 баланы башка мәктәпкәчә учреждениегә күчерергә туры килгән, чөнки уен бүлмәсе санитар таләпләргә туры килми.
Бу хакта тулырак укыгыз: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146814.html
Башкортстан Башлыгы Бөрҗән районына сәфәреннән социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле матур пост та урнаштырган. Бу хактагы укыгыз һәм видеоязма карагыз: vk.com/wall413272232_713821

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/146814.html

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: