+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 13:13

Баласын югалткан...

Югалтканмы, әллә бала үзе качып киткәнме?

11 октябрьдә Стәрлетамакның бер сәүдә үзәгендә бала югалган. Бу хәл турында үзәк хезмәткәрләренә аның әнисе хәбәр иткән. Арытаба алар бала югалу турында игълан биргән.

Аны сәүдә үзәгенә килүчеләр табып биргән. Тик баланың сүзләренә караганда, ул югалмаган, ә әнисеннән качкан. Ул әнисенең аңа кул күтәрүен әйткән. Шулай ук, сәүдә үзәге хезмәткәрләре хатынның пакетында спиртлы эчемлекләр күргән.

Алар хатын турында барлык мәгълүматларын язып алып, аны бала белән җибәргәннәр. Арытаба хезмәткәрләр бу хәл турында махсус хезмәтләргә белдергән, дип хәбәр ителә.

Тиздән бу гаҗәп хәл буенча тикшерү башланачак.

Фото: pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: