+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 12:49

Пермьдә ату оештырган студентның хәле ничек?

Ул үз гаебен таныган.

Пермьдә ату оештырган студентның хәле ничек?
Пермьдә ату оештырган студентның хәле ничек?

20 сентябрьдә беренче курста укыган Тимур Бекмансуров Пермь тикшеренү университетында студентларга ату оештырган иде. Нәтиҗәдә 47 кеше зыян күрде, аларның 6сы һәлак булды, калганнары төрле җәрәхәтләр алды.

Авыр хәлдә булганнарны дәваланырга Мәскәүгә җибәргәннәр. Бекмансуровка исә полиция хезмәткәре аткан. Әлеге яра аның бер аягын кисәргә мәҗбүр иткән.

Җинаятьче аңына килгәч, аңардан сорау ала башлаганнар, ләкин ул бернәрсә дә хәтерләмәгән. Табиблар әти-әнисе турында сорагач, ул һәрвакыт аңын югалткан.

Хәзер инде җинаятьченең хәле тотрыклыланган, аны суд утырышына инвалид коляскасында алып килгәннәр. Ул пышылдап кына сөйләшә. Утырыш дәвахандә күчмә форматта узган. Биредә җинаятьче дәвалану уза.

Тикшерү комитеты вәкиле Бекмансуровны СИЗОга җибәрергә кушты. Сорау алу барышында ул тулысынча гаебен таныган.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: