-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2021, 22:25

Туймазыда башкорт ырулары съезды үтте

Бүген Туймазы районында Башкорт тарихы елы кысаларында башкорт ыруларының съезды (Ырыуҙар ҡоро) үтте.  

Туймазыда башкорт ырулары съезды үтте
Туймазыда башкорт ырулары съезды үтте

Бүген Туймазы районында Башкорт тарихы елы кысаларында башкорт ыруларының съезды (Ырыуҙар ҡоро) үтте.

Чараны оештыручылар - «Бөтендөнья башкорт корылтае (конгресс)», Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Туймазы районы хакимияте. Чаралар Кандра-Төмәкәй авылында башкорт ыруларына истәлек тактасы ачудан башланды.
– Кайчандыр биредә ике таш тора иде, - дип сөйли биредәге халык. - Тик зурлыгы аз булган икенче кыяны берничә дистә ел элек хуҗалык ихтыяҗлары өчен күлгә төшердек. Ә бабаларыбызны хәтерли торган бу таш калды.
Авыл халкының сүзләрен тарихчылар раслый – Кандракүл элек-электән башкорт ырулары съезды урыны булган. Бер кыяда башкортларның тамгалары саклана.
Ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев, Бөтендөнья башкортлары корылтае Президиумы рәисе, Русия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова, Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов катнашты.
Съезд делегатлары тарихи урыннарда булды, сессияләрдә катнашты, фәһемле тәкъдимнәр белән чыгышлар ясады, киләчәккә максатлар билгеләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: